news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгән кешенең кереме балага бердәм пособие билгеләүгә тәэсир итмәячәк

Мобилизацияләнгән гражданнарның кереме, шул исәптән аларның хезмәт хакы, Саклану министрлыгыннан түләүләр һәм башка социаль түләүләр, бала өчен бердәм пособие билгеләгәндә исәпкә алынмаячак. Бу хакта «Объясняем.рф» порталы хәбәр итә.

Шундый карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган иде. Билгеләп үтелгәнчә, аз керемле гаиләләр балаларга түләүләр сорап мөрәҗәгать итә ала, аларның бу пособиене алу критерийларына туры килүе шарт. Моңа кадәр Хөкүмәт ачыклык керткәнчә, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучының яралануы яки үлеме өчен компенсация гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Россия Президенты Владимир Путин 5 гыйнварда Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рәшит Темрезов белән очрашуда белдерүенчә, социаль пособиеләрнең эшләнелә торган бердәм системасы Россиянең түбән керемле барлык гаиләләренә ярдәм итү өчен булдырылган. Ул, хатын-кызның йөклелек вакытыннан башлап, балага 17 яшь тулуга кадәр чорга исәпләнгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100