news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгән кешеләр өчен никахны теркәү вакытын киметүләре ихтимал

Россиядә өлешчә мобилизация очрагы гаилә корганда махсус шарт буларак каралып, кияү белән кәләшнең никахын гариза тапшырган көнне теркәргә мөмкиннәр, диелә ЗАГСның Мәскәү шәһәре буенча идарәсе Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«РФ Гаилә кодексының 11нче маддәсе нигезендә, махсус шартлар булганда никах гариза тапшырган көнне теркәлергә мөмкин. Россиядә өлешчә мобилизациянең махсус шарт буларак каралуы ихтимал, ягъни ЗАГС органы җитәкчесе никахны теркәү турындагы карарны гариза тапшырылган көнне кабул итә ала», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу очракта хәрби комиссариат тарафыннан бирелгән хәрби хезмәткә чакыру турында документ, әйтик, повестка, белешмә никахны теркәү вакытын киметү өчен нигез булып тора. Әлеге документны ЗАГСта күрсәтергә кирәк.

Өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән игълан ителде. Аның барышында резервтагы 300 мең кеше хәрби хезмәткә чакырылачак, бу Россиядәге гомуми мобилизация ресурсының 1 проценттан артыграгын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100