news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгән кешеләрнең балаларын вузда түләүсез укыту турында закон проекты карала

Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә түләүле бүлектән бушлай укуга күчә алачак.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР Дәүләт Советына кергән 258760-8 номерлы федераль закон проекты каралды һәм депутатлар тарафыннан кабул ителде.

258760-8 номерлы федераль закон проекты «Россия Федерациясендә мәгариф турында» федераль законына үзгәреш кертү хакында» дип атала. Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларның балаларына белем бирүнең аерым хокуклары турында. 

Закон нигезендә урта профессиональ, шулай ук югары белем алучы махсус операциядә катнашучылар һәм аларның балалары түләүле бүлектән бушлай укуга күчә алачак. Бушлай укуга күчү студентларның расланган саны чикләрендә башкарылачак. Ул бюджет тарафыннан финанслау һәм бюджет бүлегенә укучы, ләкин укудан чыгарылган студентларның урыннарын алу хисабына тәэмин ителәчәк. 

Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советының киләсе утырышында каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100