news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мобилизацияләнгән казанлыларның балаларын мәктәптә түләүсез ашатачаклар

Татарстан башкаласында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр штабы актив эш алып бара. Ярдәм чараларының берсе: андый гаиләләрдәге балалар өчен мәктәптә бушлай туклану булдыру. Өстәмә чаралар турында штабның киләсе утырышында 5 октябрьдә билгеле булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләде.

Ул 21 сентябрьдә Россиядә илнең иминлеген һәм милли мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән өлешчә мобилизация игълан ителүен искәртте. Шуңа бәйле рәвештә Казан мэры мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча шәһәр штабын оештыру турында карар кабул итте.

«Беренче дулкын кысаларында Казаннан 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылган иде. Хезмәткә барганда, алар үзләренең гаиләләрен яклыйлар һәм карыйлар икәнен белергә тиеш. Мэр әлеге штабны шәхсән үзе җитәкли. Чираттагы утырышы 5 октябрьгә билгеләнгән», – ди Алеев.

news_right_1
news_right_2
news_bot