news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак

10 октябрьдән Казандагы мобилизацияләнгән гаиләләрнең балалары өчен җәмәгать транспортында йөрү түләүсез булачак. Казан мэры Илсур Метшин өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча шәһәр штабы утырышында шундый ярдәм чарасы турында хәбәр итте.

Шулай ук республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мобилизацияләнүчеләрнең балалары түләүсез муниципаль, республика, дәүләт музейлары һәм театрларына, зоопаркларга, мәдәният сарайларындагы кинотеатрларга, дәүләт концерт залларында һәм филармониядәге концертларга йөри алалар. Чараларга бала бер озатучы белән килә ала. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен муниципаль бассейннар, җиңел атлетика манежлары һәм тренажер заллары бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

Казан мэры кушуы буенча 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен балалар бакчаларына йөрү дә түләүсез булачак. Ә 10 октябрьдән алар мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100