news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мобилизацияләнгән гражданнарны транспорт салымыннан азат итәчәкләр

Махсус хәрби операция барышында өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләрне транспорт салымыннан азат итәчәкләр.

Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 36 нчы утырышында «Транспорт салымы турында» ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты 2021 елгы салым чоры өчен мобилизацияләнгән гражданнарга теркәлгән транспорт чараларын транспорт салымыннан азат итүне күздә тота.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин документның Россия Федерациясе Коралланган Көчләренә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән Татарстан гражданнарына дәүләт ярдәме максатларында эшләнгәнен искәртте. «Мобилизациядәге гражданнарга ярдәм итәргә кирәктер дип уйлыйм», - дип әйтте парламентарий.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot