Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мобилизацияләнгән эшкуарларны хезмәт вакытында хисап бирүдән азат иттеләр
Россия Хөкүмәте мобилизацияләнгән эшкуарларны хезмәт вакытында статистика хисабы бирүдән азат итте. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә кабинетның матбугат хезмәте.
Документ «мобилизацияләнгән затларга ярдәм чаралары турында»гы хөкүмәт карарына үзгәрешләр кертә. Компаниянең бердәнбер гамәлгә куючысы һәм бер үк вакытта җитәкчесе мобилизацияләнгән эшмәкәрлек субъектлары турындагы мәгълүмат Федераль салым хезмәте тарафыннан Росстатка җибәреләчәк. Мондый эшмәкәрләр хисапны мөстәкыйль рәвештә тапшыру эшеннән азат ителәчәк.
Карар өлешчә мобилизация кысаларында запастан чакырылган гражданнарга ярдәм итүдә өстәмә чаралар комплексы кысаларында кабул ителде. Элегрәк хөкүмәт шулай ук мондый гражданнар өчен салымнарны һәм иминият взносларын түләүне кичектерүне раслаган иде. Ул шулай ук эшкуарларга да кагыла.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрнең һәр үтенеченә игътибарлы булырга кирәклекне белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз