news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мобилизацияләнгән Чаллы егете әтисен соңгы юлга озатты

Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән Олег Дутин Чаллыга кайтып китте. Аны әтисен соңгы юлга озатырга җибәргәннәр.

Олег Владимировичның әтисе Лесоцех территориясендә боз астына китеп, туңып үлгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Олег Дутин Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь предприятиесендә автобус йөртүче булып эшләде. Ул хезмәттәшләре белән очрашып, истәлеккә фотога да төшкән.

«Олег Владимирович бик тырыш кеше. Әтисен соңгы юлга озатырга кайтты. Батыр егет тагын илебезне сакларга китә. Без аның тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуын телибез», – диләр хезмәттәшләре.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot