news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизациялән кешеләр транспорт салымыннан азат ителә, милек салымнары кичектерелә

Мобилизациялән кешеләрне транспорт салымыннан азат итәчәкләр, милек салымнарын түләүне кичектереп торачаклар

Татарстанда мобилизацияләнгән кешеләр бер транспорт чарасына транспорт салымыннан азат ителә һәм милек салымын кичектереп түли алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Кораллы көчләренә Татарстаннан чакырылган мобилизацияләнгән кешеләр бер транспорт чарасына транспорт салымын түләүдән азат ителде», – диде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.

Республиканың мобилизацияләнгән кешеләренә милек салымын түләүгә кичектерелү бирелә, дип өстәде ул. Милек салымы турындагы белдерү кәгазьләре гражданны демобилизацияләгәннән соң өч ай узгач кына киләчәк һәм ай саен аларның 1/6 өлешен түләргә кирәк булачак.

Шул ук вакытта, әгәр мобилизацияләнгән кеше ике-өч елдан соң гына кайтса, милеккә салым шул ике-өч ел өчен киләчәк.

Билгеләп үтәбез, Татарстанда салым ташламаларыннан барлыгы 1 миллион кеше файдалана, аларның күпчелеген пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр тәшкил итә – якынча 800 мең кеше. Барлык ташламаларның суммасы 1,4 миллиард сум дип бәяләнә.

Искәртеп узабыз, пенсионерларга салым исәпләгәндә бер объекттагы милегенә ташлама ясала. Өстәвенә, пенсионерның ике фатиры булса, ул ташламаны кадастр бәясе кыйммәтрәк булганына алачак. Моннан тыш, пенсионерларга алты сутый җиргә салым ташламасы гамәлдә, ягъни участок, әйтик, 10 сутый булса, бары дүрт сутый өчен генә салым түләргә туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100