news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизациягә эләккән кешеләр медицина комиссиясен мөстәкыйль рәвештә үтә ала

Өлешчә мобилизациягә эләккән россиялеләр медицина комиссиясен мөстәкыйль рәвештә дә үтә ала, әмма хәлиткеч карарны чакырылыш комиссиясе кабул итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Объясняем.рф» порталына сылтама белән хәбәр итә.

«Сез теләсә кайсы профильгә караган белгечләрнең бәяләмәләрен туплау һәм аларны мобилизация буенча чакырылыш комиссиясенә тапшыру хокукына ия. Гражданинның сәламәтлек буенча мобилизациягә яраклылыгы турында хәлиткеч карар әлеге комиссия тарафыннан кабул ителә», - дип җавап бирделәр порталда медкомиссияне хәрби комиссариат аша түгел, ә мөстәкыйль рәвештә узарга ярыймы дигән сорауга.

  • Россиядә өлешчә мобилизация Президент указы нигезендә 21 сентябрьдә башланды. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул 1 мең чакрым озынлыгындагы фронт линиясен һәм Украинадагы азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту өчен кирәк. Барлыгы 300 мең кеше (бу запастагы һәм мобилизацион резервтагы якынча 80 кешенең берсе дигән сүз) һәм беренче чиратта хәрби тәҗрибәсе булган кешеләр чакырылачак. РФ Саклану министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, 200 меңнән артык кеше гаскәрләргә кушылган инде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100