news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизация вакытында массакүләм рәвештә кешеләрнең машиналарын алу турында хәбәр - фейк

Кичә Татарстан хәрби комиссары өлешчә мобилизация турындагы боерыкны имзалады. Погодин боерыгының бишенче пункты республикада яшәүчеләрне бигрәк тә кызыксындырды һәм иң күп сораулар тудырды. Ул дәүләт оешмалары һәм шәхси бизнес, шулай ук гражданнарның шәхси автомобильләрен мобилизацияләүгә кагыла.

Боерык бастырылганнан соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда паника башланды һәм шунда ук машинаны урамда ук алачаклар дигән фейклар таралды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, закон нигезендә, автотранспортлары булган һәр предприятие Саклану министрлыгыннан күрсәтмә ал. Анда Кораллы Көчләр ихтыяҗлары өчен кирәк булган очракта алынырга мөмкин булган автомобильләр турында язылган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, шәхси автомобильләрне массакүләм рәвештә беркем дә алмаячак. Республикада яшәүчеләрнең автомобильләрен алу турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны чын фейк дип атадылар.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турындагы боерыка имза куйды. Мобилизация чаралары 21 сентябрьдә боерык имзаланган көнне үк башланды. Хәрби хезмәткә хәзер запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш, иң беренче чиратта, Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткән, билгеле бер хәрби белгечлеге һәм тиешле тәҗрибәсе булган кешеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100