news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизация чоры хезмәт һәм пенсия стажына кертеләчәк

Мобилизация чоры хезмәт һәм пенсия стажына кертеләчәк
Салават Камалетдинов

Хезмәт һәм пенсия стажы өлешчә мобилизация кысаларында өзелмәячәк. Бу хакта РФ хөкүмәтендә узган брифингта хезмәт һәм социаль яклау министрының урынбасары Ольга Баталинага сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

«Пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы тагын бер мөһим мәсьәлә — ул ялланган эшчеләрне һәм пенсия хокукларын формалаштыручы шәхси эшмәкәрләрне дә тигез дәрәҗәдә борчый. Моңа кадәр Кораллы көчләрдә хезмәт итү чорын пенсия стажына да, хезмәт стажына да исәпләргә дигән карар кабул ителгән иде», - диде Баталина.

«Хәзер ташламалы шартларда үз пенсия хокукларын формалаштыручы гражданнар категориясен исәпкә алу буенча сораулар килә, аерым алганда, төньяк стаж, яки пенсияне вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукы бирә торган стаж алалар», - дип өстәде ул.

«Гражданин мобилизация буенча хәрби хезмәт узган чорда да стажны исәпләүнең мондый ташламалы шартларын саклап калу бурычы тора. РФ Хөкүмәте тарафыннан хәзерге вакытта гражданнарның хокуклары саклансын өчен мондый стажны исәпкә алу үзенчәлекләре эшләнә», - дип ачыклык кертте министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100