news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобиль бригада Бөгелмә пенсионерларына диспансеризация узарга ярдәм итәчәк

Ел ахырына кадәр медицина оешмаларына Мобиль бригада тарафыннан 1344 кеше китереләчәк.

Мобиль бригада Бөгелмә пенсионерларына диспансеризация узарга ярдәм итәчәк
Мэрия матбугат хезмәтеннән

(Бөгелмә, 8 август, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә районының авыл җирлегендә яшәүчеләре Үзәк район хастаханәсендә диспансеризация уза алачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу эштә аларга пациентларны хастаханәгә илтәчәк Мобиль бригада ярдәм итәчәк.

Мобиль бригада беренче сентябрьдә "Демография" милли проектының "Өлкән буын" региональ проектын тормышка ашыру кысаларында эшли башлаячак.

Мобиль бригаданы оештыру өчен аз хәрәкәтләнүче гражданнарны йөртү өчен җайлаштырылган автомобиль бүлеп бирелгән.

Статистика мәгълүматларына караганда, Бөгелмә районында 65 яшьтән өлкәнрәк ике меңнән артык граждан яши. Ел ахырына кадәр медицина оешмаларына Мобиль бригада тарафыннан 1344 кеше китереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100