news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобиль җайланмалардан дәүләт сайтларына бушлай кереп булачак

Моннан тыш, Хөкүмәт кәрәзле элемтә операторларына мәгълүматны инвалидлар өчен аңлаешлы җиңел укыла торган формада тәкъдим итүне йөкләгән

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Кәрәзле элемтә операторлары дәүләт сайтларына бушлый керүне тәкъдим итәчәк. Дүшәмбе, 8 декабрь көнне, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган "Универсаль элемтә хезмәтләренә таләпләр турында"гы Министрлар Кабинеты карары әнә шул хакта.

Бушлай сайтлар исемлегенә бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, ММЧ, федераль законнарны, Федераль Җыен палатасы актлары һәм башка норматив хокукый актларны рәсми  рәвештә бастыручы сайтлар керә.  Шулай ук элемтә хезмәтләре сайтына яңа таләпләр дә билгеләнә. Үз җиһазлары булмаган һәм күмәк файдалану чараларыннан кулланучы абонентлар секундына 256 килобит, ә 2016 елның 1 июленнән секундына 2 мегабит тизлекле мәгълүмат тапшыру хезмәте белән тәэмин ителергә тиеш. Ә үз җиһазларыннан файдаланучы абонентларга  секундына 10 мегабит тизлекле мәгълүмат тапшыру хезмәте тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Хөкүмәт кәрәзле элемтә операторларына мәгълүматны инвалидлар өчен аңлаешлы җиңел укыла торган формада тәкъдим итүне йөкләгән, шул исәптән Брайл рельф-нокта шрифтын куллынып.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100