news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөҗәһит Әхмәтҗановка «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе тапшырылды

Мөҗәһит Әхмәтҗановка «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе тапшырылды
Фото: ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге

12 декабрьдә Мөслим мәдәният йортында балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның 75 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Кичәдә юбилярга «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе тапшырылды. Юбилярны котларга килгән күпсанлы кунаклар арасында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр һәм язучы Миңзифа Әхмәтшина да бар иде, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.

Тантаналы кичәне Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин ачып җибәрде. «Мөҗәһит Әхмәтҗанов дөньяга балаларча карый белү сәләтен саклап калган, күңеле белән ул әле һаман да сабый. Ул гомер буе мәктәптә эшләгән, аның укучылары инде бүген зур кешеләр, шәхесләр булып үсеп, өлгереп җиткәннәр. Бу – үзе бер зур хезмәт. Мәдәният өлкәсендә казанышларын барыбыз да белә. Балалары, оныклары аның юлын дәвам итә. Җыеп әйткәндә, Мөҗәһит абыйның тормышы — туган халкына хезмәт итүнең матур бер үрнәге, — диде Альберт Хуҗин.

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин юбилярга Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хатын тапшырды. «Сез төбәк тарихын яктыртуга да, балалар әдәбиятына да бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Сезнең китапларыгыз ярдәмендә нәни йөрәкләрдә укуга мәхәббәт кенә түгел, ә тылсым һәм маҗаралар белән тулы бер дөнья туа. Сезнең зәвыклы иҗатыгыз гаять зур ихтирам-хөрмәткә лаек», — диелгән әлеге хатта.

Казаннан Мөҗәһит Әхмәтҗановны котларга Г. Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат, Һ. Такташ премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова, Ә. Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдинова килгән иде.

Равил Сабыр «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хатын тапшырды.

«Ул язучы да, тарихчы да, педагог та, әллә ничә уен коралында уйнаучы музыкант та, фотограф та, кино-, видео-оператор да, умартачы да, бер дигән әти дә, менә дигән бабай да! Һәм шуның өстенә ул әле бик тыйнак кеше», — диде Равил Сабыр.

  • Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950 елның 15 декабрендә Мөслим районы Түреш авылында туган. 1973 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1973-75 елларда Ерак Көнчыгышта взвод командиры булып хезмәт итә. Аннары Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли, алга таба 1982 елга кадәр комсомол һәм партия комитетларында җаваплы вазифалар башкара. 1982-1995 елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исемнәргә лаек була.
  • М. Әхмәтҗанов балалар өчен язылган күпсанлы китаплар авторы. Моңардан тыш ул гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен «Күңел нуры», «Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы» исемле уку әсбаплары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында, мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган китаплар авторы буларак та билгеле. Барлыгы аның 40тан артык китабы дөнья күрде.
  • Юбиляр А. Алиш, С. Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Хәзер дә әле ул «Мөслим тугайлары» исемле халык фольклор ансамбленең актив солисты. Соңгы елларда гына Казан, Чебоксар, Түбән Новгородта фестивальләрдә катнашты. Республикабызның төрле районнары һәм авылларында әдәби очрашуларда була, остазлык дәресләре үткәрә.
news_right_1
news_right_2
news_bot