Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Моабит дәфтәрләре» Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде
Татар китап нәшрияте 29 нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты быел татар һәм рус телләрендә нәшер иткән Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» "Кече Ватан" XII бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсының "Россия төбәкләре әдәбияты" номинациясендә бүләкләнде. Бу хакта нәшриятның Facebook битендә хәбәр ителә.
Китапның Россиянең 58 төбәге нәшриятыннан тәкъдим ителгән 500 дән артык басма катнашкан конкурста җиңүен билгеләп үтик. Хәзер 29 нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә кысаларында бүләкләү тантанасы уза.
Китап герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чыгарылды. Аның тиражы - 4 мең нөсхә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз