Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
MOÑ театр мәйданчыгы һәм «Живой город» фонды Черек күлдә Ак чәчәк көне үткәрә
Оештыручылар Казан халкын бәйрәмгә актан киенеп килергә чакыра
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). MOÑ театр мәйданчыгы һәм «Живой город» фонды 28 август көнне Казан халкын актан киенеп Черек күлгә килергә чакыра. Биредә Ак чәчәк көне үткәреләчәк.
Оештыручылар ак чәчәкнең ХХ гасыр башында Европаның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә дә үпкә чире белән көрәш символы булуын искә төшерә. Ак чәчәк көне үпкә чире белән авыручыларга ярдәм йөзеннән ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе булган.
«MOÑ төркеме акцияне яңадан тергезеп җибәрергә, Черек күлдә аның кысаларында бәйрәм оештырырга карар кылды. Бәйрәмдә табиблар мастер-класслары, фәнни белгечләр лекцияләре белән бергә арт-объектлар, инсталляцияләр һәм музыка булачак. Паркта без тулы ышанучанлык — медицина, фән һәм бер-береңә ышану зонасын булдырырга телибез», диелә чараның пресс-релизында.
Бәйрәмнең үзәге — Казан архитекторы Тимофей Зверконың 400 кәгазь ак чәчәктән торган интерактив инсталляциясе. Мастер-классларны алып баручы Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студент һәм мөгаллимнәре белән берлектә инсталляцияне бәйрәм дәвамында гади казанлылар иҗат итәчәк.
«Смена» Заманча мәдәният үзәге паркта фәнни-популяр лекторий оештырачак. Табиб-психиатр, психолог Александр Граница «Ихтыяр иреге һәм үз-үзең белән идарә итү турында», профессор Эдуард Якупов «Йокыдан калу турында», табиб-кардиолог Роман Урсан «Инфаркт һәм инсультлар турында» лекцияләр укыячак.
«Юлбасма» нәшрияте табиб Илдус Лотфуллин белән берлектә балалар өчен мастер-класслар үткәрәчәк. RedLockers фитнес-клубы һәм биюче Нурбәк Батулла хәрәкәт буенча мастер-класслар хәзерли. Бәйрәмне ретро-пластинкалар кичәсе тәмамлаячак; аларны Ислам Вәлиев тәкъдим итә. Көн дәвамында паркта ярминкә эшли.
«Кунакларны без актан киенеп килергә сорыйбыз. Бу мәҗбүри түгел, ләкин ак кием киючеләр арасында без MOÑ спектакльләренә билетлар һәм ташламаларга промокодлар уйнатабыз», — ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз