news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Моң // РӘШИТ ВАҺАПОВ ИҖАТЫНДА ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ

Моң // РӘШИТ ВАҺАПОВ ИҖАТЫНДА ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ

Җыр жанры безнең фольклорның үзәк жанрларыннан берсе. Үткән гасыр ахырында нәшер ителгән “Татар халык иҗаты” исемендәге 13 томлык фәнни тупланманың 3 томын җырлар тәшкил итүен хәтергә төшерик. Ул томнар Татарстанда һәм татарлар яшәгән уннан артык өлкәдә язып алынган, шулай ук узган гасыр дәвамында төрле чыганакларда дөнья күргән санаусыз күп җырлар нигезендә төзелде.

Шулар арасында Рәшит Ваһапов репертуарындагы һәммә җырлар да бар дип раслый алам. Алай гына түгел, алар арасында Рәшит Ваһаповның үз авызыннан, аның башкаруында язып алынган һәм ноталары белән басылган җырлар да бар. Бу очракта мин танылган татар композиторы һәм музыкаль фольклор белгече Александр Ключаревның 1955 елда Казанда чыккан “Татар халык көйләре” дигән күләмле китабын күз алдында тотам.

Китапта төп урынны Татарстанда, Себер якларында, Оренбург, Горький өлкәләрендә халык җырчыларыннан язып алынган җыр-көйләр тәшкил итә. Әмма шуның белән бергә бу җыентыкта Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова, Сара Садыйкова һәм Рәшит Ваһапов кебек танылган артистлардан язып алынган популяр җырлар да бирелгән. Моның сәбәбен аңлатып, А.Ключарев үзенең кереш мәкаләсендә болай дип яза: “Бу төркемгә кергән көйләр безнең музыкаль фольклорның милли үзенчәлеккә ия иң яхшы үрнәкләре, халык иҗатының гәүһәрләре булып исәпләнә. Алар соңгы илле ел эчендә бөтен халык тарафыннан мәхәббәт казану юлын үттеләр” (237 бит). Менә шундый югары бәя алган җырлар рәтенә Рәшит Ваһапов репертуарыннан 4 җыр китерелгән. Алар — “Кара урман аша”, “Рәйхан”, “Зөләйха” һәм “Яшьлек” дигән мәгълүм җырлар. Боларның язылып алыну вакыты узган гасырның кырыгынчы еллар уртасына, илленче еллар башына туры килә. Бу еллар аралыгы — Рәшит Ваһаповның татар дөньясында танылып, күркәм хөрмәт казанган бәхетле иҗат еллары. Алар турында тәгаен итеп сүз башлаганчы, җырчының туган яклары хакында кыска гына мәгълүмат биреп үтәсе килә.

Билгеле булганча, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач, Кызыл Октябрь, Уразовка районнарында егермеләп татар авылы бар. Фәнни телгә күчереп әйтсәк, сөйләшләре белән алар мишәр авыллары. Җырга, моңга, фольклорга бай авыллар. Аларда үткен телле, туры сүзле, ачык күңелле кешеләр яши. Болай дип әйтергә нигезем бар. Чөнки миңа ике мәртәбә 1958, 1962 елларда, фольклор экспедицияләре белән, ә бер мәртәбә минем чакыруым буенча Хельсинкидан Казанга кунакка килгән Нурмөхәммәт Сәмәрхан һәм аның җәмәгате Сафия ханым белән Сергач якларындагы берничә авылда булырга туры килде. Ике баруымда мин Рәшит Ваһаповның туган авылы Актүктә булдым. Соңгысында бөек җырчының якты истәлегенә багышлап ул укыган мәктәптә ачылган музейны күрү дә насыйп булды. Монда шунысын да әйтү урынлы булыр. Нурмөхәммәт Сә-мәрхан Россиядә инкыйлаб булган елны Актүк авылында туган һәм гаиләләре белән 1924 елда Финляндиягә күченеп киткән. Ул инде бу дөньяда юк, урыны оҗмахта булсын.

Беренче фольклор экспедициясе вакытында без күренекле фольклорчы Хәмит ага Ярми һәм талант-лы әдәбият белгече Рөстәм Башкуров белән Камка дигән авылда магнитофон тасмасына уннан артык озын җыр язып алган идек. Икенче фольклор экспедициясе дәвамында юлдашым — ул вакытта аспирантурада укучы, хәзер инде танылган профессор һәм язучы Тәл-гат Галиуллин белән 6 авылда, шул исәптән Актүктә булып, янә унике озын җыр язып алдык. Аларның шактые, шул исәптән “Кайгырмыйк ла юк малларга”, “Матур кызны сөяр өчен”, “Җаныкаем”, “Ник үстердем буемны”, “Бәхил булыгыз” кебек җырлар алда искә алган күп томлыкта басылып чыктылар. Музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов та Сергач якларында булып, ул якларда таралган күп кенә җырларны көйләре белән язып алган. Аның китапларында ул җырлар ноталары белән дөнья күрделәр.

Сергач якларына хас җыр дөньясында йола җырларының, тарихи һәм лирик җырларның үзенчәлекле үрнәкләре байтак. Бу урында мин заманында Сергач якларында киң таралган, әмма башка тө-бәкләрдә очрамаган ике тарихи җырны аерым атап китүне кирәк саныйм. Алар — XIX гасыр урталарында яшәгән ике атаклы качкынга багышланган җырлар. Рус патшалыгында хөкем сөргән социаль һәм милли изүгә түзә алмыйча, кискен ризасызлык йөзеннән качкынга әйләнгән бу гаярь, бунтарь егетләрнең берсе — Тали — Актүк авылыннан, икенчесе — Ташкай — Митрявылдан булганнар. Аларга багышланган җырлар турында тәфсилле мәгълүматлар “Тарихи һәм лирик җырлар” томында китерелә (1988, 384-387 битләр). Монда Тали җырына бирелгән искәр-мәнең бер урыны белән танышып китү зарур булып тоела. Анда шундый юллар бар: “Тали җырларының дүртенче вариантын Хельсинки шәһәрендә яшәүче Хәйдәр Алидан 1969 елда И.Надиров язып алган. Җырны башкаручы тумышы белән Горький өлкәсенең Актүк авылыннан һәм яшь чагында Тали турындагы җырларны күп ишет-кән. Ул җырның дүрт строфасын махсус көйгә җырлап күрсәтте” (385 бит).

Хәйдәр Али турында минем “Көндәлекләрдән парчалар” дигән хатирәмдә тәфсиллерәк язылган. (Ул “Фәнни эзләнүләр юлында” дигән китапта басылган иде. 2000 ел, 24-25 битләр). Анда аның Хельсинки мәхәлләсендә озак еллар мөәзин булып эшләве, мехлар кибете тотуы, өйләрендә бик күп татар грампластинкалары, шул исәптән Рәшит Ваһапов җырлары язылган пластинкалар булуы хәбәр ителә. Ул ачык чырайлы, мөлаем кеше җырларны гаҗәеп моңлы тавыш белән башкара. Моның бер сәбәбе аның Рәшит Ваһапов белән якыннан-якын туганнар булуындадыр...

Сүзне Рәшит Ваһапов репертуарында үзәк урын биләүче халык җырларына күчерик.

Татарстан Радиокомитеты фонотекасында, шулай ук төрле басма чыганакларда, грампластинкаларда, аудиокассеталарда һәм компактлы дискларда Рәшит Ваһаповның сиксәнгә якын җыр-көе язылган. Аңа багышланган истәлекләрдә телгә алынган, әмма язылмый калган җырлар да бар. Аларын да кушсаң, йөзгә якын җыр җыела. Ә Рәшит Ваһаповның профессиональ җырчы буларак сәхнә белән бәйле иҗат гомере егерме елдан әз генә артык. Моңга, хәсрәткә чиктән тыш бай язмыш иясенең гомере нинди кыска булган, җырланмаган ничә җыры, әйтелмәгән күпме сере калган дигән үкенечле уйлар күңелне телгәли.

Алай да, Рәшит Ваһаповның без белгән җыр-моңнары да татар милли җыр сәнгатенең биниһая кыйм-мәтле хәзинәсен тәшкил иткән һәм әлегә фәнни яктан нечкәләп өйрәнүне көткән таң калырлык бер мирас бит.

Бу урында мин бөек җырчының якын якташы, авылдашы, танылган журналист һәм әдәбият белгече Рифат Фәттаховның 2004 елда дөнья күргән “Рәшит Ваһапов” дигән китабын хөрмәт белән телгә алыр идем. Бай мәгънәви эчтәлеге һәм затлы сәнгати эшләнеше ягыннан аны үткән гасырның мәшһүр җырчысы һәм мәртәбәле шәхесе Рәшит Ваһаповка лаек басма дияргә тулы нигез бар.

Рәшит Ваһаповның 95 еллыгына багышлап чыгарылган компактлы дискта 24 җыр тупланган. Алар — Рәшит Ваһаповны бөек җырчы дәрәҗәсенә күтәргән иң популяр җырлар. Шул җырларның егерме икесе халык җырлары булып, икесе композиторлар һәм шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләр. Берсе — күптән инде онытылган “Эшче” операсыннан бер ялгызы калып җырга әйләнгән “Нигъмәт ариясе”. Әлеге ариянең озын гомерле булуын көеннән һәм сүзләреннән эзләргә кирәктер. Чөнки алар халык иҗа-тына хас шигъри моңнар белән сугарылган. Ариянең соңгы строфасындагы:

Рәхәт иде бергә торган чакта

Аерылышу бигрәк ямансу, —

дигән юллар татар җырларында еш очраучы аерылышу мотивын искә төшерә. Дөресен әйткәндә, бу — халык җырларына хас мәңгелек мотивларның берсе. Яңа заман җыры булып саналучы “Сарман”ны хәтердән үткәрик:

Кавышулары, иркәм, бик күңелле,

Әмма аерылышу бик яман.

“Нигъмәт ариясе” Рәшит Ваһаповны бигрәк үзенең көе белән җәлеп иткәндер, чөнки бу ария татар халкының озын җырлары рухында көйләүне күз алдында тотып язылган. Ул сагышлы да, ягымлы да. Рәшит Ваһапов аны тетрәндергеч итеп башкара.

Рәшит Ваһапов репертуарында даими урын тотучы авторлы җырларның тагын берсе — “Бибисара”. Көен Салих Сәйдәшев, шигырен Әхмәт Ерикәй язган.

Җырчының бу композитор белән иҗади һәм шәхси дуслыгы турында Рифат Фәттахов китабында күңелгә ятышлы җылы юллар аз түгел. Бу ике бөек иҗатчыны теге заманнарда рәсми кызыл түрәләр җай чыккан саен кыерсытып, рәнҗетеп торганнар. Инде, шөкер, яңа заманнар килде. Ул түрәләр онытылып бара, ә Сәйдәшев һәм Ваһапов моңнары халык күңеленә милли нурлар сибеп, гөрләп яшәүләрен дәвам итәләр.

“Бибисара” җырына канат бир-гән шигъри һәм музыкаль сыйфатны мин халыкчанлык дип атар идем. Ул җыр сирәк яңгырый, әмма аны тыңлавы күңелдә назлы рәхәтлек хисләре уята.

“Бибисара” турындагы җырны тыңлаганда Рәшит Ваһапов репертуарында күркәм урын биләгән һәм халкыбызның хатын-кызларга багышланган егермеләп җыры искә төшә. Берничәсен генә атап китик: “Нурия” һәм “Әлфия”, “Рәйхан” һәм “Алсу”, “Фирдәвескәй” һәм “Зөләйха”, “Тәскирә” һәм “Гөлҗамал” вә башкалар, вә башкалар. Игътибарны җәлеп итүче бу күренешнең асылын халкыбыз иҗатында аерым бер урын тотучы хатын-кыз культы тәшкил итә дип санарга нигез бар. Шушы уңайдан бик борынгы чорларда дөнья фольклорында амазонкалар һәм алиһәләр турындагы легендалар таралган булуын әйтеп үтик. Үзебезнең татар фольклорына килсәк, Болгар чорына нисбәтле ике тарихи җыр — “Болгар иленең кызлары” һәм “Болгар ятимәләре”, ә Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән әсәрләрдән “Ханәкә солтан җыруы”, “Хан кызы, ач ишегеңне”, шулай ук Сөембикә турындагы җырлар, бәетләр, риваятьләр хәтергә төшә.

Сүз бара торган тема белән мавыгып китеп, мин китапханәмдәге унбер җыр китабыннан хатын-кызларга багышланган озын җырларны санап, барлап чыктым. 118 җыр җыелды. Аларның мәгънәви эчтәлекләре һәм шигъри үзенчәлекләре хакында махсус тикшеренү язарга була.

Татар хатын-кызларына багышланган җырлар уңаеннан халкыбызның ике бөек язучысы — Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники фикерләре күңелдә тора. Алар җырларда хатын-кызларның гүзәл сурәтен һәм рухи матурлыгын, тугрылыгын һәм тыйнаклыгын, сөйкемлелеген һәм уңганлыгын тасвирлауны безнең халыкның милли характерына хас күркәм сыйфаты дип саныйлар. Рәшит Ваһаповның үз репертуарына хатын-кызлар турындагы җырларны сайлавы һәм яратып башкаруының төп сәбәбе нәкъ менә шундадыр.

Рәшит Ваһапов искиткеч осталык белән башкара торган “Озын көй” дигән җырда шундый юллар бар:

Җырласаң ла җырла, егет, моңлы итеп

Тыңлаучының күңеле ачылсын...

Дөрестән дә, моңлылык татар халык җырларының бизәге түгел, ә үзәге. Безнең халкыбызның моңнары — гасырлар буе туплана килгән кайгы-хәсрәт, аһ-зар, сагыш хисләренең җыелмасы ул. Татар халкының моңлы җырлары аның моңлы тарихының бер көзгесе дияр идем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә моң төшенчәсенә, бу төшенчәнең төрле төсмерләренә дистәдән артык аңлатма һәм мисаллар китерелгән. Халык җырларының үзләрендә дә моң төшенчәсе кайгы, сагыш, борчылу, ямансулау, уйчанлану кебек мәгънәләргә аваздаш. Берничә мисал китерик:

...Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма.

...Баласын җуйган тургайдай

Ник моңаясың болай.

...Башларыңа моңнар төшсә

Син дә булырсың җырчы.

...Байкал күле тозлы икән,

Бу баш нидән моңлы икән?

Рәшит Ваһаповның үзәкләрне өзә торган моңнарында аның драматик һәм хәсрәтле вакыйгаларга бай язмышы төсмерләнә кебек.

Ни гаҗәп, Рәшит Ваһапов җырлаган җырлар арасында кыска көйләргә җырлана торган шаян рухлы, күңелле җырлар берничә генә. Аның репертуарындагы җырларның күпчелеге моңлы көйләргә җырлана торган озын җырлар: “Урман” һәм “Яңа кара урман”, “Көзге ачы җилләрдә” һәм “Эскадрон”, “Рамай” һәм “Умырзая” — вә башкалар. Боларны Рәшит Ваһапов үзенә генә хас моңга төреп, тыңлаучыларның күңел түрендә яткан хисләрен кузгатырлык тылсымлы бер куәт белән башкара.

Әйтәсе килгән янә бер фикерем бар.

Без ирекле булсак та, болгавыр һәм буталчык базар заманында яшибез. Базар дөньясы, бәяләрне бәйдән ычкындыру белән бергә, халыкның гореф-гадәтләренә, әдәп һәм әхлак кануннарына да йогынты ясады. Бу йогынты шактый каршылыклы. Акча хакимлек иткән җәмгыятьтә әхлакый кыйм-мәтләрнең очсызлануын, төссезләнүен күреп, сизеп яшәргә мәҗ-бүрбез. Хәзер, мәсәлән, Рәшит Ваһапов һәм башка мәшһүрләребез җырлаган озын, моңлы көйләргә хөрмәт кимеде, җыр мәйданында коры ритмикага корылган һәм урыны белән тозсыз сүзләргә бии-бии башкарыла торган тәмсез әсәрләр, әрсез артистлар күбәйде. Алар көннән-көн арта баралар кебек. Шәрә ритмикага төрелгән эстрада әсәрләре Америкадан, Көн-батыш Европадан, Россиядән радио, телевидение һәм концерт заллары аша көне-төне яңгырап тора. Бу ялтыравык шау-шулар безнең татар яшьләренә уңай тәэсир итә микән дигән сорау туа. Дөньяның эре түрәләре алып бара торган глобальләшү сәясәте – миллилек, милли бердәмлекнең мәрхәмәтсез дошманы бит…

Халкыбызның милли моңнарын, Рәшит Ваһапов, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров һәм башка яраткан җырчыларыбызның моңнарын кадерләп саклауның милләтебезне саклауга бәрабәр изге бер гамәл икәнлеген онытмаска кирәген истән чыгармыйк.

Илбарис НАДИРОВ,

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100