Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Моңлы саз чыңнары – 2022» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Бәйгене бишенче ел рәттән «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе оештыра.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе «Моңлы саз чыңнары — 2022» конкурсы башлануын игълан итте.
Бәйге Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган. Чарада ыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре, Г.Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар катнаша.
Бишенче ел рәттән оештырыла торган конкурста Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала.
Нигезләмә magarif-uku.ru сайтында урнаштырылды.
Язмалар «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының электрон почтасына (e-mail: magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru ) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Хатта «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип язарга кирәк.
Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләреннән махсус призлар тапшыралачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз