news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БМО генераль секретареның махсус илчесе Моратинос: Күп җирдә исламны дөрес аңламыйлар

Бүген «Казан Экспо»да XVI Бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Анда БМО генераль секретареның исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос катнашты.

Ул чыгышында кешелек дөньясында матди әйберләрдән тыш рухи мәсьәләләр мөһимлеген ассызыклады. Моратинос исламның асылын дөрес күрсәтү әһәмиятен билгеләде.

"Россия Федерациясендә исламофобия юк. Биредә сез төрле милләт һәм диннәрнең бергә дус яшәүләренә ирешкәнсез. Бу җыенда сез төрле төбәкләрдән мөселманнарны җыйгансыз. Күп җирләрдә исламны кабул итмиләр, дөрес аңламыйлар. Хәтта уртак тарихыбызга, көнбатыш дөньясы файдасына исламнын нинди роль уйнаганына игътибар бирмиләр. Төп максат – бар халыкка исламны дөрес итеп күрсәтү", – диде Мигель Анхель Моратинос.

news_right_1
news_right_2
news_bot