news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

МКДЦда вена шешүен уңышлы дәвалыйлар

Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” конкурсы лауреаты исемен ала

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең профессор Игорь Игнатьев җитәкчелегендәге кан тамырлары хирургиясе бүлегенә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” конкурсының “Хезмәт күрсәтү” номинациясендә бот венасының моностворлы клапанын булдырган өчен лауреат исеме бирелә.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә венаның тиешенчә эшләмәвен дәвалауның яңа ысулын Россиядә беренче тапкыр тормышка ашыра башлыйлар. Бу операцияләр озак дәвамлы вена авырулары булган кешеләргә ясыйлар. Хирургия ысулының максаты – тирән веналар функциясен кайтару. Нәтиҗәдә кешедә кан йөреше яхшыра, вена шешүе бетә һәм йомшак тукымалар торгызыла. Бүгенге көндә бүлектә әлеге ысул ярдәмендә 16 пациентка операция ясала. Аларның хәле бүгенге көндә яхшыра бара, дип хәбәр иттеләр клиниканың матбугат хезмәтендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100