news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МКДЦ табиблары ветераннарны котлады

Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәге коллективы клиникада дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәге коллективы клиникада дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады. Ветераннарга тәбрикләү сүзләрен үзәкнең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин җиткерде. Ул үз һәм коллектив исеменнән Ватанны саклап калучыларга рухи тынычлык, бәхет, озын гомер теләде.
Бәйрәмгә килүчеләрне сугыш чоры музыкасы һәм видеооткрытка каршылады. Ветераннар сугыш елларын искә алды, игътибар күрсәткән өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. “Мин шундый бүген дулкынландым. Хастаханәдә котларлар дип һич уйламаган идем. Шуның өчен һәм сәламәтлегебезне кайгырткан өчен Сезгә зур рәхмәт!” – диде ветеран Владимир Егоров.
Клиника җитәкчелеге җиде ветеранга һәм тыл хезмәтчәненә котлаулар һәм истәлекле бүләкләр – көнкүреш техникасы сертификатлары тапшырды. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot