news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МКДЦ миокардка перфузион сцинтиграфия үткәргән өчен бүләккә ия була

Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең радиоизотоп диагностикасы бүлеге “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары-2010” конкурсында “Хезмәт күрсәтү” номинациясендә I дәр

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең радиоизотоп диагностикасы бүлеге “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары-2010” конкурсында “Хезмәт күрсәтү” номинациясендә I дәрәҗә дипломына ия була. Наилә Вәлиуллина җитәкчелегендәге бүлек табиблары миокардка перфузион сцинтиграфия үткәрә.
Билгеле булганча, йөрәкнең ишемия авыруын үз вакытында диагностикалау әһәмиятле клиник, социаль һәм икътисадый проблемага әверелә. Миокардның перфузион сцинтиграфиясе диагностикалауда өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу инвазив булмаган ысул миокардның кан белән тәэмин ителеше турында микроциркуляция дәрәҗәсендә мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә әлеге диагностика төрен Татарстанда беренче булып куллана башлыйлар, дип хәбәр иттеләр клиниканың матбугат хезмәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot