news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мурашко: Россия коронавирус пандемиясенә лаеклы рәвештә каршы торды

Пандемия дәвам итсә дә, Россия чир таралу куркынычына чик куйды. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко G20 саммитында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Пандемия дәвам итсә дә, Россия чир таралу куркынычына лаеклы рәвештә чик куеп кына калмады, дөньяның мохтаҗлыкта яшәүче илләренә ярдәм кулы да сузды. Шул рәвешле, сәламәтлек саклау системасының глобаль архитектурасын ныгытуга сизелерлек өлеш кертте», - дип искәртте ул.

Мурашко сүзләренчә, пандемия вакытында Россия коронавируска каршы көрәштә ярдәм итү өчен күп кенә дәүләтләргә миссияләр җибәрде, мохтаҗлыкта яшәүче илләрнең сәламәтлек саклау системаларын ныгыту буенча халыкара программаларны гамәлгә ашырды, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә берничә резолюция тәкъдим итте.

«Егермелек төркеме» саммиты быел Бали утравында уза. Россия делегациясен тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100