news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мурашко коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең назаль алымын бәяләде

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация бүгенге көндә ковид вакытында өзлегүләрне кисәтүдә бик актуаль һәм нәтиҗәле чара булып тора, шулай ук ковидтан соңгы синдромны профилактикаларга мөмкинлек бирә. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Кемерово өлкәсенә эш сәфәре вакытында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Бүгенге көндә актив рәвештә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрелә. Атомайзерлар – вакцинаны борын аша кертү өчен махсус җайланмалар кайтты. Медицина хезмәткәрләре белән аралашкан вакытта шуңа игътибар итәбез: халык инъекция ясауга караганда вакцинаны борын аша кертүне яхшырак кабул итә. Күп кенә пациентлар шунда ук коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясауны сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, аны гриппка каршы вакцинация белән дә берләштерергә мөмкин. Шунлыктан без моның халык арасында популяр булуын күрәбез», - диде Михаил Мурашко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100