news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурашко Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүмендә зыян күрүчеләргә булышуны контрольдә тота

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне контрольгә алды. Бу хакта министр ярдәмчесе Алексей Кузнецовка сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.

«Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Камада зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне шәхси контроленә алды», - диде Кузнецов.

Искәртеп үтәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында 12 кеше һәлак булган, 39ы төрле тән җәрәхәтләре алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot