news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мишустин: Халыклар бердәмлеге көне үз Ватанын яратучыларны берләштерә

Михаил Мишустин: Халыклар бердәмлеге көне үз Ватанын яратучыларны берләштерә
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

1612 елның 4 ноябрендә безнең халык бердәмлек һәм батырлык аркасында чит ил баскыннарын җиңә. Хәзер бу көнне Халыклар бердәмлеге көне – үз Ватанын яратучылар бәйрәме уздырыла. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка юллаган котлавында әйтә.

«Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу бәйрәм үз Ватанын яратучыларны һәм Россия бөек, көчле һәм бәйсез держава булсын өчен барын да эшләүчеләрне берләштерә», – диелә телеграммада.

Мишустин әйткәнчә, ватанпәрвәрлек, җаваплылык, тарихка һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт Россия халкына илне саклау һәм икътисад үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча дәүләт бурычларын хәл итүдә булыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot