news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Россия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы Михаил Мишустин ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады. Котлау тексты РФ Хөкүмәте рәсми сайтында басылып чыккан.

«1945 елның тарихи 9 мае мәңгегә миллионлаган гражданнарыбызның йөрәгендә. Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк. Һәр гаиләдә фронтларда фидакарьлек белән сугышкан азат итүче-сугышчылар, тылда җиңү койган хезмәтчәннәр турында истәлек саклана», – ди сәясәтче.

Бу көнне россиялеләр батырлыгы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге, төп әхлакый ориентир булган ветераннарга хөрмәт күрсәтә, дип өсти ул.

Шулай ук гражданнар хәзер хәрби бурычларын үтәүче, махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүче, Туган ил сагында торучы, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклаучы геройларны хөрмәтли, ди Мишустин.

«Сезгә һәм якыннарыгызга эштә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», - ди ул.

Искәртик, закон нормалары буенча Министрлар Кабинеты инаугурациядән соң дәүләт башлыгы алдында вәкаләтләрен тапшыра. Владимир Путин үзенең яңа президентлык срогын 7 майда рәсми рәвештә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, 6 май гамәлдәге министрлар һәм вице-премьерларның министрлар кабинетының тулы хокуклы әгъзалары булган соңгы көне булып тора. Аннан соң алар вазифаларны башкаручы статусын ала һәм Хөкүмәтнең яңа составы расланганчы шунда кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100