news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин рекордлы уңыш турында хәбәр итте

2024 елда күпчелек мөһим авыл хуҗалыгы продуктлары буенча күрсәткечләр үтәлде, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россельхозбанкның идарә рәисе Борис Листов белән очрашуда. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президент Көнчыгыш икътисади форумында Россиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый зур нәтиҗәләргә ирешүе турында белдерде. Шунысы мөһим, хәзерге вакытта әлеге тармак рекордлы уңыш күрсәтте диярлек. Без быелгы күрсәткечләрне көтәбез, әмма мөһим азык-төлекнең (ит, балык, үсемлек мае, шикәр, ашлык) күпчелеге буенча барлык күрсәткечләр дә үтәлде», - диде Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100