news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Фото: kremlin.ru

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Котлау телеграммасының текстын ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

«Сез – Татарстанның үсешенә зур өлеш керткән, республика халкының тирән хөрмәтенә һәм рәхмәтенә ирешкән танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе», - дип билгеләп үтә Хөкүмәт Рәисе котлау хатында.

«Төбәктәге бик күп мөһим үзгәрешләр, масштаблы проектлар сезнең исем белән бәйле. Сез бүген дә туган җирегезгә тугры хезмәт итәсез. Сезне белгән бар кеше сезнең актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегегезгә соклана», - дип ассызыклаган Михаил Мишустин.

Татарстанның беренче Президентына бүген 89 яшь тула. Аңа бүген шулай ук РФ Президенты Владимир Путин шалтыратып котлады. Моңа кадәр аның янына ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде һәм туган көне белән тәбрикләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot