Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Михаил Мишустин: Бердәм пособиене якынча 10 миллион баланың ата-анасы алачак
10 миллионга якын баланы тәрбияләүче ата-ана гыйнвар аеннан ай саен бердәм пособие алачак, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин. Моны «Российская газета» яза.
Урынбасарлары белән үткәрелгән оператив киңәшмәдә ул мондый түләүнең билгеләү тәртибе раслануын хәбәр итте. Министрлар Кабинеты җитәкчесе искәртеп узганча, бердәм пособие социаль ярдәмнең гамәлдәге чараларын берләштерәчәк.
Мишустин вице-премьер Татьяна Голиковкадан бу мәсьәләне шәхси контрольдә тотуын сорады. «Мондый ярдәм алу мөмкин кадәр гади, әмма иң мөһиме - кешеләр өчен аңлаешлы булырга тиеш», – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз