news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин: 1945 елның тарихи 9 мае мәңгегә миллионлаган гражданнарыбыз йөрәгендә

Безнең илдә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Җиңү көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка котлау телеграммасында белдерде.

Һәр гаиләдә геройлар — сугышчы-азат итүчеләр һәм тыл хезмәтчәннәре турында истәлек саклана. Аларның батырлыгы – Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге, безнең өчен төп әхлакый ориентир. Шуңа күрә 1945 елның тарихи 9 мае миллионлаган нәсел варисының йөрәгендә мәңгегә калачак.

«Без бүген хәрби бурычларын үтәүче, махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүче геройларыбызны хөрмәтлибез. Алар Туган ил сагында тора, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклый», — дип өстәде Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100