news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Девятаев тормышы һәм батырлыгына багышланган яңа күргәзмә ачылды

Михаил Девятаев тормышы һәм батырлыгына багышланган яңа күргәзмә ачылды
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевка багышланган «Ничек герой булалар» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул – Михаил Девятаев хәтер фонды катнашында төзелгән проект. Оештыручылар билгеләвенчә, күргәзмәне ачу көне очраклы рәвештә генә сайланмаган. Моннан 68 ел элек, 1957 елның 15 августында, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә өлкән лейтенант Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

«Озак еллар Михаил Девятаев, немецларда әсирлеккә эләккән күп кенә совет хәрбиләре кебек үк, фильтрация дип аталган күп айлык тикшерү уза. Күргәзмәдә беренче тапкыр РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте фондыннан . Девятаевның фильтрацион эше күрсәтелә. Күргәзмәдә фильтрацион эш фрагментлары белән танышырга мөмкин: бу СМЕРШ белешмәләре, сорау алу беркетмәләре һәм сугыш чорында фильтрлау процедурасы турында күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирүче бәяләмәләр», – дип сөйләде Советлар Союзы Героеның улы Александр Девятаев.

Күргәзмәне ачу тантанасында тәүге тапкыр Михаил Девятаев батырлыгы турында сөйләгән журналист Ян Винецкий исемендәге әдәби-публицистик конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды. Җиңүчеләргә Девятаевның улы дипломнар һәм бүләк итеп әзерләнгән китапларны тапшырды.

Шулай ук күргәзмә ачылышында Милли музей фондларыннан экспонатлар күрсәтелде. Алар Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы музеена тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot