news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Афанасьев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә 500 мең сумлык сертификат тапшырды

Михаил Афанасьев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә 500 мең сумлык сертификат тапшырды
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат хезмәте

Яшел Үзәндә XXIII «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау зона этабы тәмамланды. Кичә узган финал гала-концертында районнан 900дән артык кеше катнашты, 5-21 яшьлек балалар һәм яшьләр тамашачылар өчен 249 номер әзерләгән иде.

Алар «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Җырның иң яхшы тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үз осталыгын күрсәтте. Зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Анда финалистларның исемнәре билгеле булды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.

«Фестивальнең уникаль энергетикасы бар, аңа алга таба да ярдәм итәргә кирәк, - дип искәртте Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. – «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар алга таба республика казанышына әверелә».

Ул фестивальне оештыручыларга һәм генераль продюсеры Дмитрий Тумановка мәдәниятне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Финанс ярдәме сыйфатында ул фестивальне оештыручыларга 500 мең сумлык сертификат тапшырды.

Сайлап алу турларында җиңүчеләр Казанда суперфиналда очраша, ул 8-12 апрельдә узачак. Фестивальнең гала-концерты 13 апрельгә («УНИКС» мәдәният-спорт комплексы) һәм 24 апрельгә («Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге) билгеләнгән. Анда быелгы җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100