news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Митрополит Кирилл Раштуада гыйбадәтханәләргә җыелу мөмкинлегенә куаныч белдерде

Казан һәм Татарстан митрополиты Казанның Никольский чиркәвендә Раштуа хөрмәтенә гыйбадәт үткәрде.

Митрополит Кирилл Раштуада гыйбадәтханәләргә җыелу мөмкинлегенә куаныч белдерде
Михаил Захаров

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бөтен дөньяда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен каршы алды. Бу уңайдан Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл республика башкаласының Никольский чиркәвендә гыйбадәт үткәрде.

Бәйрәм төнендә чиркәү кешеләр белән тулы иде, күпләр битлектән килгән. Митрополит аларга замана мәшәкатьләренә зарланмаска, иманнарын ныгытырга теләде. «Кешелекнең гөнаһлары күп җыелган, әмма Ходайның рәхмәте чиксез, без аңа таянабыз», — диде митрополит.

Ул Covid-19 коронавирусы Раштуаны бәйрәм итәргә комачауламаганына куанычын белдерде. Чөнки үткән язда Пасханы бәйрәм иткәндә чиркәүләрдәге гыйбадәтләр күп кеше җыймыйча гына оештырылган иде, дип искә төшерде митрополит. «Кешеләргә күрешеп аралашып яшәү бик кирәк», — диде ул.

Митрополит 7 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә Казан Кремлендәге Благовещение чиркәвендә дә Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбадәтен уздырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot