Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Митрополит Феофан Татарстан православие вәкилләрен Раштуа белән котлады
Феофан кешеләрне традицион кыйммәтләр тирәсендә туплауны максат итеп куйган соңгы еллардагы изге башлангычларны билгеләп үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстан православие вәкилләрен Раштуа белән тәбрик итте. Архиерейның Раштуа юлламасы митрополит сайтында дөнья күргән.
Митрополит дип тотучыларны «кешелек нәселе тарихындагы иң бөек, шатлыклы вакыйга» белән котлый.
Феофан кешеләрне традицион кыйммәтләр тирәсендә туплауны максат итеп куйган соңгы еллардагы изге башлангычларны билгеләп үтте. Ул шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәме белән Казан Изге Ана иконасы чиркәвенең яңадан торгызылуын телгә алды.
Моннан тыш, митрополит яңа чиркәүләр төзүдә һәм искеләрен төзекләндерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның актив ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз