news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Митрополит Феофан Татарстан халкын Раштуа белән котлап, күңел тынычлыгы теләде

Казан һәм Татарстан митрополиты Казанның Изге Рух иңү чиркәвендә Раштуа литургиясен үткәрде.

Митрополит Феофан Татарстан халкын Раштуа белән котлап, күңел тынычлыгы теләде
Михаил Захаров

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады. Бүген ул Казанның Изге Рух иңү чиркәвендә Раштуа литургиясен үткәрде.

«Сезгә күңел тынычлыгы телим. Күңелдә тынычлык булганда шатлык һәм бәхет була. Татарстанлылар, барыгызга да, православие дине вәкилләренә һәм башкаларга да гаилә тынычлыгы телим. Безнең бердәмлегебез яңа елда да имин булсын. Балалар бәхетле булсын, бер-берегезне яратыгыз! Һәрвакыттагыча, күбрәк бала табыгыз, дип телим”, - диде Феофан котлау мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot