news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофан Сочельник һәм Раштуа бәйрәмнәрендә Казан храмнарында дини хезмәтләр кылуга җитәкчелек итә

Дини чараларны уздыру вакыты билгеле

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Сочельник һәм Раштуа бәйрәмнәрендә Казан храмнарында уздырыла торган дини хезмәтләрне кылуга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкчелек итә.

Аерым алганда, бүген, 6 гыйнварда, Раштуа сочельнигы көнне, митрополит Феофан Казанның Никола кафедраль соборында Бөек Василий литургиясен башкара. Гыйбадәт кылу 9.00дә башлана. Бүген кич Татарстан митрополиясе башлыгы Казанның Петр һәм Павел соборында төне буе догалар уку, табыну кебек дини чараны җитәкләр дип көтелә. Ул 17.00дә башлана.

6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә, Раштуа керүгә, Митрополит Феофанның шулай ук Петр һәм Павел соборында бәйрәм дини хезмәтләре кылуга җитәкчелек итүе күзаллана. Литургия башлану вакыты – 23.30.

7 гыйнвар кич Феофан Казан Кремленең Благовещение соборында бөек вечерня гыйбадәтен башкарачак. Чара 17.00дә башлана, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100