news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофан: Мин үзем дә футбол белән турыдын-туры бәйле

"Көньяк Америкада, ир-бала тугач, беренче чиратта, аңа туп бирәләр", - ди ул.

Митрополит Феофан: Мин үзем дә футбол белән турыдын-туры бәйле
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә үзенең футболга булган мөнәсәбәте турында әйтеп узды.

“Биографиям белән таныш булган кешеләр, минем футболга турыдан-туры катнашым барын беләләр. Озак еллар буе мин Аргентинада хезмәт күрсәттем. Анда ир-бала тугачтын ук, беренче булып, аңа туп бирәләр. Әлбәттә, футбол рус уены булып саналмаса да, бик кызыклы һәм тамашалы”, - диде митрополит.

Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Казандагы киләсе уен 24 июньдә “Казан Арена” стадионында Россия һәм Мексика җыелма командалары арасында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100