news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофан Мексика һәм Россия җыелма командалары уенын тамаша кылачак

“Безнекеләр җиңелмәсен, әмма кунакларны да кыерсытмасыннар”, - диде ул.

Митрополит Феофан Мексика һәм Россия җыелма командалары уенын тамаша кылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә “Казан-Арена”да Мексика һәм Россия арасындагы уенны тамаша кылачагын әйтте.

“Мин күп кенә еллар Көньяк Америкада эшләдем. Сезнең күбегез гомер иткәннән дә күбрәктер. Әмма шуңа да карамастан, мин үз илем өчен җан атачакмын. Иртәгә булачак уенга барам.  Безнекеләр җиңсеннәр, әмма кунакларны да кыерсытмасыннар. Россия җиңәргә тиеш”, - диде Феофан.

Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Казандагы чираттагы уен иртәгә, 24 июньдә, “Казан Арена” стадионында Россия һәм Мексика җыелма командалары арасында уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100