Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Митрополит Феофан Крещение уңаеннан бәйрәм гыйбадәтен Раифа монастыренда үткәрәчәк
Илаһи литургия Раифа ирләр Богородица монастыреның Троица соборында узачак.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның христианнарның Крещение бәйрәме уңаеннан Илаһи литургияне кайда үткәрәчәге билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясеннән хәбәр иттеләр.
18 гыйнварда архиерей Чистай урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан изге Кирилл чиркәвендә Илаһи литургия үткәрәчәк. Литургия 7.30 сәгатьтә башлана.
Богоявление бәйрәме алдыннан митрополит Феофан Казанның Богоявление соборында төнге гыйбадәткә җитәкчелек итәчәк. Ул 17.00 сәгатьтә башлана.
18 гыйнвардан 19ына каршы төндә Крещение бәйрәмендә Татарстан митрополиясе башлыгы Раифа ирләр Богородица монастыреның Троица соборында Илаһи литургия уздырачак. Литургия 23.30 сәгатьтә башлана.
Литургиядән соң чиркәүдән Раифа күленә кадәр тәре йөреше оештырыла, биредә митрополит суны изгеләндерү йоласын башкарачак.
Шуннан соң һәм өч көн дәвамында теләгән һәркем бәкедә су коена ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз