news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митрополит Феофан: “Кешелек Күк Алласының мәрхәмәтен, мәхәббәтен һәм кичерүләрен үзендә тоя”

Татарстан митрополиясе башлыгы зур православие бәйрәме алдыннан Изге Мәрьям ана хөрмәтенә төнге гыйбадәтне үткәрде

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Максим Кирилов, Надия Шәйхетдинова). Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан бүген Изге Успения Зилант монастыреның Успения соборында төнге дини йоланы үткәрде. Биредә бу көннәрдә Изге Мәрьям ана бәйрәме үткәрелә. Әлеге кичтә хатын-кызлар монастыре монахлары, шулай ук Казан дини епархиесе чиркәүдә архиерий янәшәсендә хезмәттә булды.

Изге Мәрьям Ана көне 28 августта билгеләп үтелә, әлеге бәйрәм Православие чиркәве 12 бәйрәменең иң зурысы һәм тантаналысы санала.

Төнге гыйбадәттә өч паремия укыла. Төп храм образы – Плащаница һәм ул уртада тора. Әлеге гыйбадәт кылу вакытында аңа баш ияләр. Владыка Феофан озак гыйбадәт кылудан соң бирегә килгән дин тотучыларга су сирпи, бу бәйрәмне бергә каршы алу билгесе дә. Соңыннан ул храмдагылар алдында чыгыш ясап, вәгазь сөйләде.

“Мәрьям Ана – җирдән туучыларның берсе. Мин дөрес сөйлим, ялгыш әйтмәдем. Ул кешелек нәселеннән. Аның әти-әнисе бар, һәм ул өлкән яшьтәге әти-әнисеннән гадәти ысул белән туган. Ул кеше үткән тормыш юлыннан үтә һәм без үлем дип атаган бусаганы уза. Ул фәрештәләрдән һәм архангеллардан өстен була, чөнки үз эчендә бер кая да сыймаслык Аллахны сыендыра. Ул Аллах Улының әнкәсе. Кешелек чылбырын дәвам итүче Адәм аның табигатеннән. Әмма кешелек һәрчак Күк Алласының мәрхәмәтен, мәхәббәтен һәм кичерүләрен үзендә тоя. Без моны Казанда ныграк тоябыз, һөнки Мәрья-Ана могҗизалы образы белән бирегә килде”, - диде Феофан владыка.

Татарстан митрополиясе башлыгы барлык дин тотучыларны да бәйрәмдә Күк Алласы образына тиң Плащаницага килергә, аңардан сорарга һәм дога кылырга чакырды.

Бүген Татарстан митрополиясе башлыгы Мәрьям-Ана иконасы хөрмәтенә литургия үткәрә. Ул Свияжск ирләр монастерында үтә. Гыйбадәт кылудан соң Свияжскида хач йөреше үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100