news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Митинг оештырырга рөхсәт алып, аны уздырмаган өчен штраф янарга мөмкин

Митингны килешенгән көндә оештырмаска карар кылынган икән, яңа закон буенча, бу хакта җирле хакимияткә кимендә бер көн алдан хәбәр итәргә кирәк.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Митинг оештыру хокукын файдалануга җавапсыз караган кешеләрне штрафка тартачаклар. Штрафның күләме 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр керткән яңа федераль закон митинг үткәрү тәртипләрен бозу очракларына чик кую максатында кабул ителгән.

Канунның авторлары искәрткәнчә, кайбер очракларда кешеләр митинг үткәрергә рөхсәт алып, әмма аны уздырмаган очракта алдан ук җирле хакимияткә хәбәр итмиләр. Нәтиҗәдә, митингларда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын күрергә тиешле җирле хакимият органнары бу эшләрне берьюкка башкарган булып чыга.

Хәзер исә әгәр максатын күрсәтмичә митинг үткәрүгә гариза тапшырган, шулай ук хакимият органнарына һәм гражданнарга мәгълүмат бирүдән баш тарткан өчен штраф салачаклар. Көне билгеләнгән митингның үткәрелмәвен кимендә бер көн алдан хәбәр итәргә кирәк.

Закон нигезендә, әлеге таләпләрне бозган гражданнар — 5-20 мең, вазифаи затлар – 10-30 мең, юридик затлар 20-100 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100