news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисырның Каһирә аэропортын тикшерү хисабы Россия Хөкүмәтенә юлланган

Россиянең транспорт министры Мисыр белән даими авиаэлемтәләрне яңарту – якын арада хәл ителәчәк мәсьәлә, дип белдерә.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия белгечләре тарафыннан Мисырның Каһирә аэропортында үткәрелгән тикшерү буенча хисап Россия Хөкүмәтенә җибәрелгән, ике ил арасында даими авиаэлемтәләр тиздән яңартылырга мөмкин, дип белдерде журналистларга Россия транспорт министры Максим Соколов Мәскәүдә узган "Бердәм Россия" съездыннан соң, дип хәбәр итә ТАСС.

Каһирә аэропортына Россия авиабелгечләренең чираттагы инспекциясе 2016 елның декабрь ахырында булды. Россия экспертлары Хургада һәм Шарм- эш-Шейх аэропортларын тикшереп 19 гыйнварда кайтты.

Россия транспорт министры Максим Соколов моңа кадәр Мисыр белән авиаэлемтәләр 2017 елның гыйнварында ачылырга мөмкин дип белдергән иде. Баштан Каһирә аэропорты, аннан курорт шәһәрләре аэропортлары Россиядән чартер очкычлар кабул итәр дип ниятләнелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100