news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисырга турлар 30 процентка арзанаерга мөмкин

"Турларның бәясе тыю кертелгән вакытка кадәргедән 30 процентка кадәр арзанрак булырга мөмкин", - диләр Россия туроператорлары ассоциациясендә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Мисырга авиаэлемтәләр яңаргач, турлар "тыю вакыты"на кадәрге бәяләрдән 30 процентка арзанаерга мөмкин. Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС.

Матбугат хезмәтендә, Мисырның туризмны җәелдерү идарәсенә сылтама белән, "Мисыр белән даими авиаэлемтәләр ачылганнан соң, россиялеләр өчен турларның бәясе "2015 ел дәрәҗәсендә" генә калмыйча, төшәргә мөмкин булуын җиткерәләр". "Турлар "тыю вакыты"на кадәрге бәяләрдән 30 процентка кадәр арзанаерга мөмкин ", - дип аңлаталар Россия туроператорлары ассоциациясендә.

Мисырның туризмны җәелдерү идарәсе вәкилләре бу хәлне Мисыр фунтының һәм Россия "рубле" нең курслары төрлечә үзгәреп тору белән аңлаталар.
Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңарту 2015 ел азагыннан бирле бара. Авиаэлемтәләр 2015 елның ноябрендә Санкт-Петербургтан Шарм-эль-Шейхка оча торган "Когалымавиа" самолеты бортында теракт булганнан соң туктатылган иде.

Узган шимбә, ягъни 11 мартта Россия транспорт министры Максим Соколов журналистларга Россия һәм Мисырның авиакуркынычсызлык буенча протоколның йомгаклау фаразын тулаем килештерүләрен, ә бу исә ике илгә авиаэлемтәләр яңарту мөмкинлеген бирәчәген, бары документны имзалау урынын һәм вакытын гына килештерәсе калганын хәбәр иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100