news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисырдан кайтартылган җиләк ашап, 50 кеше А гепатиты йоктырган

Авыручыларда симптомнар майда ук күренә башлаган, әмма табиблар инфекция чыганагын ачыклый алмаганнар

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Мисырдан кайтартылган туңдырылган җиләк ашап, АКШның алты штатында яшәүче кешеләр А гепатиты йоктырганнар, дип хәбәр итә CNN.

"Сәламәтлек саклау оешмалары Вирджиния штатында 44 кешенең, Мэриленд штатында 4 кешенең, Көнбатыш Виргиниядә 4, Төнъяк Каролина, Орегон һәм Висконсин штатларында берешәр кешенең авыруы турында хәбәр итә", - диелә чыганакта.

"Авыруның инкубацион периоды чагыштырмача озын булганлыктан (ул 15-50 көн тәшкил итә), без авыручылар саны тагын да артыр дип фаразлыйбыз", - дигән CDC сәламәтлек саклау оешмасы секретаре Нора Спенсер-Лаволл.

"Кайбер авыручыларда симптомнар инде май аенда ук барлыкка килә башлаган, әмма сәламәтлек саклау органнары инфекция чыганагын ачыклый алмаганнар", - диелә хәбәрдә.

CDC мәгълүматы буенча, авыручыларның барысы да диярлек Вирджиниядә һәм башка штатларда урнашкан Tropical Smoothie Cafe кафесында тропикларда үсүче җимешләрдән ясалган смузи эчкән.

А гепатиты - кискен йогышлы авыру. Ул ризык һәм су аша кешегә күчәргә мөмкин.

А гепатитының хроник стадиясе булмый, ул бавырга да дәвамлы зыян салмый. А гепатиты вирусы йоктырган кешедә әлеге инфекциягә каршы гомерлек иммунитет барлыкка килә. Авырмас өчен, вакцина кулланырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100