Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мисырда узган Бөтендөнья Коръән укучылар бәйгесендә Россия вәкиле өченче урынны алган
Бәйгедә илебезне «Яшь хафизлар» номинациясендә Ингушетия Республикасында туып үскән Абдуллаһ Чахкиев тәкъдим иткән.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). 23-29 март көннәрендә Мисыр Гарәп Республикасында узган XXVI Бөтендөнья Коръән укучылар бәйгесендә Россия вәкиле өченче урынны алган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мисыр Вакыфлар министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә илебезне Россия Мөфтиләр Шурасы юлламасы буенча «Яшь хафизлар» номинациясендә Ингушетия Республикасында туып үскән Абдуллаһ Чахкиев тәкъдим иткән. Аңа әле 11 генә яшь булса да, ул инде Коръәнне яттан белә.
Мисырда Бөтендөнья Коръән укучылар бәйгесе берничә номинациядә үткәрелә, шуларның берсе 12 яшькә кадәрге яшь хафизлар өчен каралган, быел анда 20 вәкил катнашкан. Абдуллаһ чит илдә узган Халыкара конкурста әле беренче тапкыр гына катнашуга һәм көндәшлекнең көчле булуына карамастан, лаеклы чыгыш ясап һәм хуҗалардан гына калышып, өченче урынны яулаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз