news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисырда поездлар һәлакәтендә Россия гражданнары зыян күрмәгән

Соңгы мәгълүматлар буенча һәлак булучылар саны 49 кешегә җиткән.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин, илнең Тышкы эшләр министрлыгы Мисырда поездлар бәрелешү аркасында һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта идарә тармагының һәм Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Исегезгә төшерәбез, 11 августта Мисырның төньягында ике поезд бәрелеште. Соңгы мәгълүматлар буенча 49 кеше һәлак булган, 120сенең сәламәтлегенә зыян килгән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

Тикшерү эше бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100