news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырда поездлар бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган

Бүген Мисырда пассажир поездлары бәрелешү нәтиҗәсендә ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган һәм тагын 88 кеше зыян күргән. Бу хакта гарәп республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

«Әл-Әйят шәһәре янында поездлар бәрелешү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 88 гә кадәр артты, дүрт пассажир һәлак булды», - диелгән ведомство хәбәрендә.

Элегрәк билгеле булганча, Әл-Әйят шәһәре янында 134 нче Гиза-Әл-Фәйюм поезды 2010 нчы Каһирә-Асуан поездының койрык өлешенә килеп бәрелгән. Поездның дүрт вагоны рельслардан чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot