news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисырда мәчеттәге шартлауда 150гә якын кеше зыян күргән

Әлегә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булучылар турында хәбәр итми.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Мисырда эль-Ариш шәһәреннән көнбатышта урнашкан мәчет шартлау нәтиҗәсендә 150 гә якын  кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Мисырның Nile News телеканалы. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Мисырның башка массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу терактта зыян күрүчеләр арасында хәрбиләр күп булырга мөмкин. Әлегә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булучылар саны турында хәбәр итми.

Синай ярымутравының төньягында эль-Ариш шәһәренең көнбатышында Эр-Роуд тирәсендә урнашкан мәчеткә җомга намазы вакытында террорчылар бәреп кергән, шартлау җайланмасын эшкә җиккәннәр, аннары мәчеттән йөгереп чыгучыларны ата башлаганнар.

Төрле мәгълүматлар буенча теракт нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булырга мөмкин. Әлегә рәсми хәбәрләр юк.

Мисыр Президенты вазгыятькә бәя бирү өчен профильле министрларны ашыгыч рәвештә киңәшмәгә җыя, дип хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100